Мөслимдә битлек режимының үтәлешен тикшерү дәвам итә

2020 елның 18 ноябре, чәршәмбе

16-17 ноябрь көннәрендә Мөслим муниципаль районы территориясендә таралуны булдырмау буенча эшче төркем рейдлары КФҮ, «Сакура» кафесы, шәхси эшмәкәр Мансурова З.М. аптека, «Ляззят» кибете, «Лайк» кафесы, «Магнит» сәүдә үзәге, «Феникс» сәүдә үзәге, «Фариза» салоны, шулай ук Түбән Табын, Мәллә – Тамак, Бакабиз, Челтәр компаниясе, Пенсия фонды, "Таттелеком", "Летай" сәүдә объектларында узды.

Эшче төркем составына Башкарма комитетның территориаль үсеш бүлеге, Мөслим муниципаль районының юридик бүлеге, РФ Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча бүлеге, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы, дәүләт техник күзәтчелек идарәсе, экология һәм табигый ресурслар министрлыгының территориаль идарәсе, «РҮХ»ДАССОның табиб-эпидемиологы керә.

Рейд барышында хокук бозучылар ачыкланды, административ беркетмәләр төзелде, аларга 1 мең сумнан алып 30 мең сумга кадәр штраф яный, штраф суммасы хокук бозулар санына бәйле. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, берничә тапкыр бозганда, суд минималь штраф күләме белән генә чикләнмәячәк.

Битлеге булган кешеләргә, әмма ул дөрес түгел-подбородка төшерелгән, эшче төркем вәкилләре башта кисәтүләр ясый.

Битлек режимын бозучыларга бер меңнән утыз мең сумга кадәр штраф яный. Вазыйфаи затлар өчен штрафлар - уннан илле мең сумга кадәр, юридик затлар өчен - йөз меңнән өч йөз мең сумга кадәр.

Кабат бозган өчен кеше унбиш меңнән илле меңгә кадәр, вазифаи зат өч йөз мең сумнан ярты миллион сумга кадәр түләячәк. Юридик зат өчен штраф миллион сумга җитәргә мөмкин.

Режимның үтәлешен контрольдә тоту көчәячәк, рейдлар дәвам итәчәк, шуңа күрә Мөслим халкын һәм кунакларны килеп туган ситуациядә аңлылык һәм тәртиплелек күрсәтергә чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International