Үзәк балалар китапханәсе китапханәчесе "Влияние курения на здоровье человека" темасына сәламәтлек дәресе үткәрде. Әлеге чарада балаларга тәмәке тартуның зыяны турында фәнни фильм күрсәтелде, шулай ук тәмәке, тәмәке тарихы һәм әлеге продукциянең составы турында презентация кулланып әңгәмә үткәрелде. Кичә кызыклы, интеллектуаль уен белән тәмамланды.