Рус Шуган авылы китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә Татарстанның 100 еллыгына багышланган «Мой любимый Татарстан» дип исемләнгән танып-белү викторинасы үткәрделәр. Викторина ике турда узды. Беренче этнографик, икенче туган якны өйрәнү музее. Беренче турда Татарстан территориясендә яшәүче халыклар турында сораулар бирелде. Икенче турда туган як турында. Викторина презентация белән үрелеп барды. Барлык балалар да актив эшләделәр, һәр сорау буенча фикер алыштылар, сорауларга тулы җаваплар бирделәр.