Яңа Усы авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары арасында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Бердәмлектә безнең көч» дип исемләнгән рәсем бәйгесе үткәрде. Чараның максаты булып яшь буында Ватаныбызның тарихи үткәне өчен патриотизм һәм горурлык хисе тәрбияләү торды. Рәсемнәрдә яшь рәссамнар Ватанга карата үз карашларын, аның бердәмлеген һәм какшамаслыгын сурәтләргә тырыштылар.