Йөзү буенча "Өченче буын" республика ярышларының муниципаль этабы узды.

2020 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

5 ноябрь көнне өлкән буын гражданнары арасында йөзү буенча "Өченче буын" республика ярышларының муниципаль этабы үтте. ТАССРның 100-еллыгы уңаеннан үткәрелгән әлеге ярышта ир-атлар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: 1.Кондратьев Валерий (Яңа Усы а.җ.) 2.Шайхразиев Тахир (Мөслим) 3.Сахбиев Равил (Мәлләтамак а.җ.) Хатын-кызлар арасында: 1.Хаметова Рәйсә (Вәрәшбаш а.җ.) 2.Вагизова Галия (Мәлләтамак а.җ.) 3.Фасхиева Сирена (Олы Чакмак а.җ.) Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында 1 урын яулаучылар ,11 ноябрь көнне Казан шәһәрендә Мөслим данын яклыячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International