Бүген, 5нче ноябрь, “Мизгел” яшьләр үзәге площадкасында “Зур этнографик диктант” үткәрелде. Чарада “Мизгел” яшьләр үзәге белгечләре, “Игелек уят” иреклеләр волонтёрлар отряды, массакүләм спорт чаралары дирекциясы һәм Рус.Шуган, Михайловка, Усы, Мари Бүләр авыл җирлекләре катнашты.
Зур этнографик диктант-Россиядә яшәүче халыкларның мәдәнияте белән таныштыра торган проект, шулай ук этнокультура грамоталылыгының гомуми дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирә.
Әлеге чара 8нче ноябрьгә хатле дәвам итә. Диктант язып карарга теләгегез булса, https://miretno.ru/ сылтамасы буенча кереп үзегезне тикшереп карый аласыз.