Халыклар бердәмлеге көне, шулай ук көзге каникуллар башлану уңаеннан Мөслим лицееның мәктәп яны лагере балалары өчен "Мизгел "яшьләр үзәге белгечләре «Каникуллар PARTY» дип исемләнгән спорт-күңел ачу чарасы үткәрделәр. Бәйрәмнең беренче өлеше «Мөслим йөрәге» скверында узды, анда балалар күңелле спорт эстафетасында катнаштылар. Аннан соң «Мизгел» яшьләр үзәгендә балалар өчен бию караоке оештырылды, бию арасындагы тәнәфесләрдә балалар тәм-томнар белән кайнар чәй эчтеләр. Чара балаларга бик ошады һәм алар тагын кунакка килергә вәгъдә бирделәр!