11 октябрь, халыклар бердәмлеге көне уңаеннан "Яшьлек ССК" кубогына егетләр арасында волейбол турниры узды. Киеренке көрәштә, инде өченче ел рәттән Сарман районы командасы 1 урын яулады һәм күчмә кубокны үзләренә алып кайтып китте. Икенче урында Әлмәтнең "Система сервис" командасы, өченче урында Мөслимнең "Илтранс" командасы.