Юл хәрәкәте иминлеге буенча Комиссия утырышы узды

2020 елның 10 октябре, шимбә

2020 елның 8 октябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе рәисе урынбасары Ш. Х. Гафаров, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Хохорин рәислегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең күчмә утырышы узды. Утырышта юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе әгъзалары, структур бүлекчәләр җитәкчеләре һәм муниципаль районның авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International