8 октябрь көнне "Батырлар йорты" залында “Бөек Ватан сугышының яшь геройлары" дигән китаплар сериясендәге 2 нче җыентыкны тәкъдим итү чарасы булып узды.
Әлеге китап “Бөек Ватан сугышының яшь Геройлары" проекты кысаларында Россия Федерациясе Президент фонды гранты буенча гражданлык җәмгыятен үстерүгә багышланган.
Презентациядә “Картаймагыз әле,ветераннар " ветераннар клубы җитәкчесе- А. А. Измайлова һәм Мөслим районы Иҗтимагый совет рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкиллеге җитәкчесе-Р. З. Солтановның чыгышлары белән үрелеп барды.