“Мәгариф” илкүләм проектының “Заманча мәктәп” федераль проекты кысаларында быел Михайловка урта гомуми белем биру мэктэбендэ “Үсеш ноктасы” санлы, табигый фәннәр һәм гуманитар профильле үзәкләр эшли башлады. Бу проект нигезендә тормыш иминлеге нигезләре, информатика, малайлар һәм кызлар өчен технология кабинетлары төзекләндерелде, шахмат уйнау зонасы ясалды, матди-техник база яңартылды. “Үсеш ноктасы” үзәге мәктәп укучыларына сыйфатлы, заманча белем бирү мөмкинлекләрен киңәйтеп, балаларда заманча технологик һәм гуманитар күнекмәләр формалаштырып, әйләнә-тирә дөньяга кызыксыну уяту өчен зур ярдәм итәчәк.