22 нче сентябрь көнне Мөслимдә “Әдәбият һәм сәнгать көннәре” кысаларында Тукай исемендәге урта мәктәп, гимназия һәм лицейның башлангыч сыйныф, татар теле һәм әдәбияты укытучылары язучылар, галимнәр, тәнкыйтьчеләр, дин әһелләре катнашында ачык дәресләр уздырдылар, әхлак дәресләре күрсәттеләр. Мөслим гимназиясендә “Тел һәм әхлак” темасына түгәрәк өстәлдә район җитәкчелеге, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, балалар бакчалары тәрбиячеләре, мәктәп директорлары да катнашты.