3 сентябрьдә Казанда «Татарстанның өлкән кешесенең социаль портреты» дигән VII ачык республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды.
Конкурска республиканың 33 муниципаль районыннан 80нән артык эш тәкъдим ителгән иде. Әлеге тантананы гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге рәисе Л. Н.Мишина ачып җибәрде. Һәр номинация буенча иң яхшы эшләрне билгеләделәр. Җиңүчеләр һәм призерлар арасына 55 эш керде. Алар арасында 2 эш Мөслим районында яшәүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән иде. Бүләкләү тантанасында мөслимлеләр делегациясен Россия Пенсионерлар берлегенең Мөслим муниципаль районындагы җирле бүлекчәсе рәисе Шәрипов Р. М. җитәкләде.
«Бер металлдан сугыш һәм хезмәт өчен медальләр коялар» номинациясендә Мөслим лицееның 9б сыйныф укучысы Шәяхмәтов Хәйдәр Айдар улының әбисе, РСФСР Югары Советы депутаты Баһауова Бәгыйҗә Сәрвәретдин кызының эше II урынны алды. Венера Мирхазиянованың “Сугыш хатын-кыз өчен түгел” номинациясендә сугыш ветераны М. Р. Шәйхуллинаның хезмәт юлын яктырткан эше III урынга лаек булды. Россия Пенсионерлар берлегенең Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районындагы җирле бүлекчәсе рәисе Шәрипов Р. М. Россия Пенсионерлар Союзының республика бүлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Конкурста катнашучыларны Пенсия фонды җитәкчесе Эдуард Вафин, «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге рәисе Л. Н.Мишина, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Л. Рыбакова һәм Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Р. Ш. Әхмәдиева котладылар.