2004 елның 1 сентябрендә Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә Белем көненә багышланган тантаналы линейка вакытында мәктәпкә террористлар бәреп керә һәм укучылар белән укытучыларны, ата-аналарны тоткынлыкка алалар... Бу вакыйгаларга бүгенге көннәрдә 16 ел була. Шушы трагедияне искә алу максатыннан 4 сентябрь көнне Мөслим гимназия мәктәбенең 6а сыйныфы укучылары өчен “Беслан безнең йөрәкләрдә” тематик класс сәгате үтте. Укучыларга ул вакыттагы вәхшилекне чагылдырылган презентацияләр, видеофильмнар күрсәтелде. Балалар тагын бер кат шушы ачы хәлләрне күз алларыннан кичерделәр, террористларга каршы ничек көрәшергә кирәклеген белделәр.