Тынычлык дәресе

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

1 сентябрь көнне хәрби дан «Батырлар йорты» залына Мөслим лицееның 9а,б сыйныф укучылары килде. Музей хезмәткәрләре укучыларны яңа экспозиция белән таныштырдылар. Укучыларга Бөек Ватан сугышы вакытында бабаларыбызның батырлыклары турында сөйләделәр. Шулай ук "Тынычлык дәресе"дигән сыйныф сәгате үткәрелде. Укучылар дөньяда Халыкара тынычлык көнен билгеләп үтү традициясенең барлыкка килү тарихы турында белделәр, безнең халык өчен тынычлыкның мөһимлеген аерым билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International