Җәйге каникулларның соңгы көнендә « Мөслим туган як музее " нда Мөслим мәдрәсәсендә тәрбияләнүчеләр кунакта булдылар. Балалар өчен музей заллары буйлап кызыклы һәм танып-белү экскурсиясе үткәрелде. Балалар зур кызыксыну белән экскурсовод сөйләвен тыңладылар һәм экспонатларны карадылар. Чара ахырында балалар үзләрен ерак ата-бабаларыбызның урынында булып карадылар. Шул рәвешле балчыктан савыт әвәләделәр.