Мөслим районында 2020 елның 27 августында Кәлимуллин Руслан Мөдәрис улы крестьян-фермер хуҗалыгы базасында эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча технологлар конкурсы үткәрелде. Конкурста эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча 8 технолог катнашты. Конкурсны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Р. А. Вәлиев ачты. Котлау һәм танышу сүзләре белән терлекчелек буенча консультант Бәширов И. В. чыгыш ясады.
Эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча технологлар конкурсы йомгаклары буенча урыннар:
Авыл хуҗалыгы оешмалары арасында 1 урын-Наумова Надежда Николаевна- Туган як агрофирмасы;
Шәхси ярдәмче хуҗалыклар арасында 1 урын-Ямалетдинова Эльза Айрат кызы- Түбән Табын авыл җирлеге.