27 август көнне Казан шәһәрендә Россия киносы көнендә кинематография өлкәсендә «Алтын тәлинкә» (Золотая тарелка) Төбәкара премиясе узды. Премиянең авторы һәм инициаторы - «Кино вакыты»кинопроектларга ярдәм итү һәм кино чараларын оештыру дирекциясе. Проект Президент грантлары фондының финанс ярдәме белән тормышка ашырыла.
Безнең волонтерыбыз, «Кино Party» проекты авторы Сәгъдиева Ләйлә «Безнең район – киләчәк образы» проект сессиясе нәтиҗәләре буенча кинематография өлкәсендә «Алтын тәлинкә»Төбәкара премиясенең бүләкләү тантанасында катнашуга лаек булды. Котлыйбыз Ләйләне, алга таба да креатив булырга һәм үз идеяләрен тормышка ашырырга телибез!!!