Ижевск ипподромында ат чабышы узды

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

7 августта Ижевск  ипподромында йөгерүләр узды, анда 7 номинациядә призлар уйнатылды. Мөслимнең «Аргамак» ат-спорт мәктәбеннән 6 ат чабышта катнашты. «Дерби» призына узышта  токымлы 4 яшьлек атлар арасында Меломан 1 урынны алды, җайдагы Вәлиев Фазаел . Кашемир 3 урында, җайдагы Ишенбаев Николай.

«Элита» призына узышта юртакларның өлкән яшьтәге атлары арасында Гамлет шулай ук 1 урын алды, җайдагы Вәлиев Фазаел, Зуннуров Айдар җитәкчелегендә Викинг 2 урын алды.

«Проталинка» призына узышта 2 яшьлек токымлы бияләр арасында Хәйретдинов Мөхәммәтдинга Ритм бирүче биядә дә тиңнәр булмады, 1 урын.

Салихов Илнар 3 яшьлек атлар арасында Грозный Ястребта уңышлы чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International