8 август көнне физкультурачылар көне һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган,БФСК ГТОның җәйге фестивале узды. Әлеге чарада «Хезмәткә һәм оборонага әзер»Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының хөрмәтләү билгеләрен һәм таныклыкларын тантаналы тапшыру булды.Егетләр һәм кызлар 4 төрле норматив тапшырды. Җиңүчеләр грамота һәм статуэтка белән бүләкләнде.