Авыл хуҗалыгы идарәсе

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

2020 елның 8 июненнән «Туган як» агрофирмасы  сенаж сала башлады. 3,5 мең тонна сыйдырышлы 3 сенаж траншея әзерләнде. Сенаж салуга 14 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Шулай ук фермер хуҗалыкларында печән әзерләү бара. Бүгенге көндә район буенча 1500 тонна сенаж, 300 тонна печән әзерләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International