Азык җыю техникасын, азык саклагычларны әзерләүне тәэмин итү максатларында 2020 елның 20 маенда районда авыл хуҗалыгы формированиеләре арасында конкурс уздырылды. Комиссия составында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Р.Н.Булатов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм белгечләре, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Конкурс йомгаклары буенча беренче урын «Туган як» агрофирмасы, икенче урын «Август-Мөслим», өченче урын Исламов И. З." фермер хужалыгы алды.