15 май – Гаилә көне кысаларында Мөслим районы Рус Шуган авылыннан Павел Петрович һәм Нина Леонидовна Устеряковлар гаиләсе котлаулар кабул итте. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары М.Р. Бәдретдинова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Я.Ш.Магалимова һәм яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе И.Р.Яббаров җитәкчелегендәге район делегациясе Павел Петр улын һәм аның тормыш иптәше Нина Леонид кызын тәбрикләп, район башлыгының котлау открыткасын һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Әлбәттә, Устеряковлар үзләренең гаилә тормышы серләре белән уртаклаштылар. Гаилә башлыгы бик гади, ләкин шул ук вакытта «Гаилә бергә булганда, күңелем дә урында» дигән төгәл әйтем әйтте. Устеряковлар гаиләсенә озын гомер һәм күңел тынычлыгы телибез.