Халыкара Гаилә көне уңаеннан Мөслим районында спорт династиясен – Мөслим авылыннан Таһир Флюр улы һәм Гөлназ Илфак кызы Касыймовлар гаиләсен хөрмәтләделәр.
Гаилә башлыгы Таһир Флүр улы гомер буе хоккей белән шөгыльләнә, аңа балалары да тартыла: улы һәм ике кызы, ә Гөлназ Илфак кызы һәрчак бу эштә ярдәм итә. Касыймовларның беренче оныгы – Арслан да 10 августта –Физкультурачылар көнендә туган.
Касыймовлар гаилә белән спорт белән шөгыльләнү анда гармонияне сакларга, ата-аналарның балалар белән мөнәсәбәтләрен җайга салырга мөмкинлек бирә, дип таныдылар. Гаилә бары тик бер-берсен яраткан, аңлаган, хөрмәт иткән һәм бер-берсенә юл куйган ике кешедән хасил була. Көндәлек хезмәттән бу ике кешедән бәхетле гаилә барлыкка килә.