2014 елның 14 маенда «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе» дәүләт казна учреждениесе башлыгы Р.У. Зарипов җитәкчелегендәге комиссия авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә эре мөгезле терлекләрне идентификацияләүнең бердәм системасын булдыру, сөт терлекчелегендә көтүлекләр белән идарә итү һәм ашату программаларын гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча гамәли ярдәм күрсәтү өчен район хуҗалыкларының терлекчелек торышы белән таныштылар.
Шулай ук Үрәзмәт авылында 2400 башка исәпләнгән «Август-Мөслим» ҖЧҖнең терлекчелек комплексы төзелеше белән таныштылар.