Метеорологик күренешләр комплексы турында шторм кисәтү

2020 елның 27 апреле, дүшәмбе

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 28 нче апрельгә Татарстан Республикасында метеорологик күренешләр комплексы көтелә:


Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 28 апрелендә көндез һәм кич урыны белән көчле җил көтелә: көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метр тизлектә, аерым районнарда 24 метрга кадәр, көчле яңгыр, яшен.

Казанда көндез һәм кич белән 2020 елның 28 апрелендә көчле көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International