3 ай эчендә районда 32 сабый тууы теркәлгән. Быел кызлар күбрәк туа: 20 кыз бала, 12 ир бала.
Шунысы куанычлы, беренче һәм икенче бала тудырырга карар иткән гаиләләр саны күбрәк. Беренче балалар – 11, икенче балалар шулай ук – 11. Өченче балалары туган 8 гаилә күп балалы булды. 2 бала гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килде.
Балаларның күбесе – 27 бала – тулы гаиләдә туган: аларның әти-әниләре никахта тора.
Гаилә корырга теләүче гашыйкларның саны кимүен дә билгеләп үтәргә кирәк. 3 ай эчендә 13 никах теркәлгән, бер ел элек 26 гаилә берлеге теркәлгән.
Берәүләр балалар тууга һәм гаилә коруга сөенгән арада, икенчеләре никахларын өзә. Ел башыннан 16 гаилә таркалган, узган елның шул ук чорында алар 15 булган.
3 ай эчендә районда 72 кеше: 43 ир-ат, 29 хатын-кыз вафат булды. Узган елгы статистика буенча 74 кеше: 46 ир-ат, 28 хатын-кыз үлгән.
Менә шундый статистика! Киләсе ай нәрсә алып киләсен, вакыт күрсәтер, ә без Сезгә сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телибез!