“Сабыйлар буяулар белән иҗат итә”.

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

   Президент грантлары фондының финанс ярдәме белән “Китап белән үс, сабый!" проектын гамәлгә ашыру кысаларында Мөслим районы үзәк балалар китапханәсендә “Сабыйлар буяулар белән иҗат итә” дип исемләнгән фотогалерея-конкурс оештырылды. Галерея мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге (0-7) балалар ясаган рәсемнәрдән тора . Китапханәбезгә йөрүче һәркем балаларның иҗатын игътибардан читтә калдырмый. Конкурс нәтиҗәләре буенча катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International