1. Метеорологик фараз
Татарстанда һава торышы бозылу сәбәпле, "Буран" планы кертелгән, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
2020 елның 17 мартына кадәр
2020 елның 16 март 18 сәгатьтән 17 март 18 сәгатькә кадәр
Аязучан болытлы һава.
Төнлә урыны белән бераз кар, юеш кар, көндез явым-төшемсез.
Җил төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка таба 6-11 м/с тизлектә, көндез урыны белән 15 м / с кадәр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -4.. -7, аязган вакытта -12.
Һаваның максималь температурасы көндез 0..+ 4.
Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.