13 март көнне "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре эшче яшьләр арасында "Мөслим даһилары» интеллектуаль - күңел ачу уенының беренче ярымфиналын үткәрделәр. Быел анда катнашырга оешма-предприятиеләр коллективлары гына түгел, районның авыл җирлекләре командалары да чакырылган иде. Беренче уенда район үзәк хастәханәсеннән «Ак чәчәкләр» командасы, Карамалы авылы җирлегеннән "Калмыя казлары" командасы, Баланны авылыннан "Баланны баланнары" командасы һәм Мәллә-тамак авылыннан "Кәеф" командасы көч сынашты. Әлеге уеннар ТАССР оешуга 100 ел һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышлана. Катнашучыларга "Серле конверт", «Бөек Җиңүгә-75 ел!", "Киноэпопеи", капитаннар көрәше һәм караоке конкурсларын үтәргә туры килде. Командалар күчтәнәчләр - музыкаль номерлар белән килделәр, алар шулай ук матур һәм җылы атмосфераны бизәделәр. Уенның хөкемдарлары булып Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Бәдртдинов А.К., Мөслим туган якны өйрәнү музее баш хезмәткәре Тимкин Р. И. һәм З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты режиссеры Фархутдинова Г.В. чыктылар. 3нче урынны Мәллә авылының "Кәеф" командасы, 2нче урынны Мөслим хастаханәсенең "Ак чәчәкләр" командасы, 1нче урынны Карамалы авылының "Калмыя казлары" командасы яулады. Баланны авылы гран-при яулап финалга үттеләр. Җиңүчеләр ОДМС һәм «Мизгел»яшьләр үзәге дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Алда безне тагын да мавыктыргыч уеннар көтә!!! #Мөслимдаһилары2020 #Мөслим #безМөслимлеләр #бердулкында #ТАССРМөслим2020 #Бөекҗиңүгә75ел #Мизгеляшьләрүзәге