25 ноябрьдә скандинавия йөреше буенча кышкы сезон ачылды.
Скандинавия йөреше вакытында мускулларның 90 проценты хәрәкәткә килә. Ул йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларын, инсультны кисәтергә ярдәм итә, сулыш органнарына уңай тәэсир итә, мускулларны ныгыта, ябыктыра. Исегезгә төшерәбез, скандинавия йөреше белән шөгыльләнергә теләүчеләр дүшәмбе, чәршәмбе,җомга көнне "Мизгел" яшьләр үзәге каршында 18:00 сәгатьткә килә ала.Белешмәләр өчен телефон +79503152554 Йолдыз Раисовна.