Район мәдәният йортында оешма-предприятиеләрдә үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның "Татарстан бәхет тапкан җирем - җыр-биюле газиз Ватаным!" район смотр-конкурсы булып узды. Биредә социаль яклау бүлеге, "Маяк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге мәшгульлеге, Мөслим картлар һәм инвалидлар йорты, Мөслим почта үзәге, Мөслим электр челтәре, район электр элемтә челтәре коллективлары катнашты.