Район мәдәният йортында оешма-предприятиеләрдә үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның "Татарстан бәхет тапкан җирем - җыр-биюле газиз Ватаным!" район смотр-конкурсы булып узды. Биредә мәгариф идарәсе, мәктәптән тыш эшләр үзәге, балалар спорт мәктәбе, "Мизгел" яшьләр үзәге, Мөслим политехника техникумы коллективлары катнашты.