Кеше тормышында мөһим вакыйгалар шактый булса да, паспорт алу аеруча истә кала торганыдыр. Чөнки нәкъ шул мизгелдән син үзеңне тулы хокуклы Россия гражданины итеп хис итә башлыйсың.
Бүген "Мизгел"ЯҮ дә 13 балага паспорт тапшыру тантанасы үтте. Йөзләреннән сабыйлык чалымнары да китмәгән әлеге балалар Россия Федерациясенең тулы хокуклы гражданнары булдылар.