Бүген, 29 октябрь көнне, “Мизгел” яшьләр үзәгендә хәрби хезмәткә чакырылучы көне үтте. Егетләргә һәм аларның әти-әниләренә җылы теләкләрен һәм фатыйхаларын җиткерүчеләр бу елны дә күп булды. Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, Халыклар ассамблеясенең Мөслимдәге вәкиллеге җитәкчесе Рушат Солтанов, әфган сугышы һәм локаль конфликтлар ветераннары егетләргә, Мөслим исеменә тап төшермичә, намус белән хезмәт итүләрен теләделәр. Совет гаскәрләрен әфган җиреннән чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан районыбызның әфганчыларына, локаль сугыш ветераннарына истәлек медальләре тапшырылды. Чара ахырында хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексындагы мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар. #Мөслим #безмөслимлеләр #безбергә #МизгелЯҮ #хәрбихезмәт