Сәнгать мәктәбе яңалыклары: ат спорткомплексына экскурсия

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

       2019-2020нче уку елының беренче чиреге инде төгәлләнде. Әйтергә кирәк, быелгы уку елы аеруча зур оешканлык белән башланды һәм бик актив формада узды. Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары нинди генә чараларда катнашмады, нинди генә җиңүләр яуламады. Сентябрь ае экскурсияләргә бай булды дияргә кирәк. Рәсем, җыр һәм театр сәнгате бүлеге укучылары районбызыда эшләп килүче ат спорткомплексы яшәеше белән танышып кайтты. Биредә балалар атларның ярышларга әзерлеген, ашау рационын күзәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International