“Укучыларда коммуникатив компетенцияләр формалаштыруның нәтиҗәле алымнары”

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

23 нче октябрь көнне Михайловка урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Укучыларда коммуникатив компетенцияләр формалаштыруның нәтиҗәле алымнары” дигән темага татар теле һәм әдәбияты укытучыларының план нигезендә район семинары узды. Михайловка урта гомуми белем бирү мәктәбе базасына караган мәктәп укытучылары ачык дәресләр, мастер-класслар һәм сыйныфтан тыш эшчәнлек үрнәге буларак “Театр сәнгате”н күрсәттеләр. Семинар бик тә эшлекле һәм файдалы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International