19 октябрь көнне районының барлык мәгариф учреждениеләрендә Бөтендөнья “Татарча диктант” белем бирү акциясе уздырылды. Акциядә районның мәктәп укучылары, укытучылар, җитәкчеләр, әти-әниләр, әби-бабайлар катнашында 1090 кеше диктант язды. Диктант язучылар Р.Миңнуллинның “Мин кулыма китап алам” дип исемләнгән язмасыннан өзек яздылар.