Музей дәресе "Сәяси репрессия корбаннары"

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

Ел саен, 30 октябрьдә, Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Бу вакыйга нигезсез рәвештә репрессиягә дучар ителгән, төзәтү-хезмәт лагерьларына һәм сөргенгә җибәрелгән, террор елларында гомерләреннән мәхрүм ителгән миллионлаган кешеләр истәлегенә багышлана. Бүген "Мөслим туган якны өйрәнү музее" нда 1937-1938 елларда сәяси репрессияләр темасына,  Г.Тукай исемендә Мөслим мәктәбенең 9 һәм 10 сыйныф укучылары өчен музей дәресе узды. Г.Тукайның шул чордагы репрессия сәясәтенең тарихын, алшартларын, сәбәпләрен һәм нәтиҗәләрен белделәр, фильм карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International