Бүген музей хезмәткәрләре аграр көллияте студентларына “Яшәсен тынычлык, яшәсен чын дуслык!” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Әлеге чараның максаты укучыларга террорчылык һәм экстремистлык кебек куркыныч күренешләргә каршы тискәре караш тәрбияләү. Студентларга илебездә булган терракт очраклары турында сөйләнелде, андый куркыныч хәлләргә юлыкмас өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәклеге аңлатылды, толерантлык төшенчәсе турында да фикер алышты.