Сәнгать мәктәбе яңалыклары: Белем көненә багышланган тантаналы линейка

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе

       Белем көне барлык мөслимлеләрнең дә көтеп алынган бәйрәме дисәк тә ялгыш булмас. Бу көн бигрәк тә 1 сыйныфка баручылар өчен истәлекле. Мөслим сәнгать мәктәбе дә традиция уенча әлеге бәйрәмне зурлап каршы алды. Янәшәбездә урнашкан Курай паркында укучыларыбыз һәм аларның әти-әниләре өчен концерт программасы, күңел ачу чаралары оештырылды. Сәнгать сөюче  нәниләрне котларга дип район мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирек Салихҗанов та килгән иде. “Сәнгать дөньясына аяк атлаган бала беркайда да югалып калмаячак. Тәрбияле, мәдәниятле, өстәмә һөнәр иясе булу белән ул башкалардан бер башка өстен булачак”, – диде Ирек Фаязович үз чыгышында.

       Хактан да, сәнгать мәктәбе баланың дәрестән соң вакытын файда белән уздырырга ярдәм итә, өстәмә белем алырга мөмкинлек бирә. “Бүген мәктәптә 7 бүлек эшли: җыр, рәсем, бию, театр сәнгате, фортепиано, халык һәм тынлы уен кораллары бүлекләре. Үзен сәнгатьтә сынап карарга теләгән барлык мөслимлеләрне укырга чакырабыз”, – диде үз чыгышында мәктәп директоры Айгөл Фәттахова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International