Мөслим районында 100нче бала туды

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Айнур һәм Гөлинә Базарбаевлар гаиләсендә 24 августта өченче кыз – Амеля туды! 29 август көнне әтисе сабыйга беренче документ – туу турында таныклык алырга ЗАГСка килде.

Гаиләдә кыз – ул назлы бәхет, ә Базарбайлар гаиләсендә хәзер алар өчәү! Мондый бәйләмгә сокланырга, чиксез иминлек, балаларга гына түгел, ә әти-әниләргә дә ныклы сәламәтлек, яхшы хәбәрләр теләргә генә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International