Мөслим районыннан Нагимовлар гаиләсе ТР Президенты белән очрашуда булды

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Дөньяда күп һөнәрләр бар, әмма аларның берсе аерым игътибарга һәм хөрмәткә лаек – бу укытучы һөнәре. Бу эштә һәркем дә һөнәрче була алмый, бер тапкыр укытучы һөнәрен сайлап, гомер буе аңа багышлаучыларга рәхмәт тә. Олы Чакмак авылында яшәүче Нәгыймовлар гаиләсе нәкъ менә шундый гаилә. Мөнәвир Әнвәр улы һәм Миннур Зәйнетдин кызы чирек гасыр бергә гомер иткәннәр һәм икесе дә гомерләрен балаларга белем бирүгә багышлаганнар. Аларның энтузиазмына көнләшерлек. Алар заманча укытучының барлык сыйфатларына да ия: тирән һөнәри белемле һәм эрудицияле, үз-үзләренә һәм кул астындагыларга таләпчән, коллективта иҗади атмосфера тудыра беләләр. Икесе дә күп санлы конкурс һәм фестивальләрдә җиңүчеләр. Мөнәвир Әнвәр Улы – "2018 Ел сыйныф җитәкчесе", республика конкурсында беренче урынны алган мәктәп сайты авторы. Аның тормыш иптәше Миңнур Зәйнетдин кызы да барлык чараларда да призлы урыннар яулый. Нәгыймовлар гаиләсе 20 ел инде үз авылында милли бәйрәм – Сабан туен үткәрә. Бер генә концерт һәм спектакль дә алар катнашыннан башка үтми. Миннур концертлар һәм чаралар өчен сценарийлар яза, «оста куллар» күргәзмәсе оештыра, үз эшләрен дә куя. Ул бәйли дә, тегә дә, курчаклар да ясый. Ул үзе иганәче һәм костюмнар тегүче «Сәйлән» ансамбле җитәкчесе.

Нәгыймовлар гаиләсе – авылда иң хөрмәтле һәм актив кешеләрнең берсе, үз төбәгенең патриотлары.

Нәкъ менә шуңа күрә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше ел саен Республика көне алдыннан үткәрелә торган иң яхшы гаиләләрне кабул итү тантанасына быел Мөслим районы Олы Чакмак авылыннан Мөнәвир һәм Миннур Нәгыймовлар гаиләсе сайланды. Мондый үрнәк гаиләләр күбрәк булсын иде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International