2019 елның 15 октябрендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Г.Л. Удачина Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары А. М. Әсәдуллина һәм балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре И. Х. Гарифуллинаның Мөслим муниципаль районына эш визиты планлаштырылган.
Эш визиты барышында Мөслим муниципаль районында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәк.