Демография» милли проекты "өлкән буын" Федераль проекты»

2019 елның 27 августы, сишәмбе

    Күптән түгел Россия Хөкүмәте премьер — министры Дмитрий Медведев Россия хакимиятләренең төп бурычы-гомер озынлыгын гына түгел, ә сәламәт яшәү рәвешен арттыруга ирешү, ягъни кешенең актив чорын озайту, дип белдерде. Монда профилактик караулар һәм диспансерлаштыру хәлиткеч әһәмияткә ия. Диспансерлаштыру, аз хәрәкәтләнүче гражданнарга хезмәт күрсәтү һәм авыруларны ачыклау өчен скрининг тикшеренүләре үткәрү максатларында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкән кешеләргә үткәрелә.

     1 сентябрьдән «Демография»милли проектының «өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру башлана.     Шуның белән бәйле рәвештә, милли проект кысаларында халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре планлы диспансерлаштыру буенча әзерлек эшләрен алып баралар (65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне медицина учреждениесенә илтү буенча графиклар төзелгән, мобиль бригада составында җаваплы затлар билгеләнгән). Хакимият бинасында 2019 елның 13 августында җаваплы затлар белән әлеге проектны оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

   Оештыру мәсьәләләрен ачыклау максаты белән Яңа Сәет авылыннан 9 өлкән кешегә сынау диспансерлаштыру үткәрелде. Район үзәк хастаханәсенә ялгыз яшәүче өлкәннәрне өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Арсланова Роза Хәкимҗан кызы белән бергә район үзәк хастаханәсенә алып килделәр. Дәвалау учреждениесендә барлык өлкәннәр медицина хезмәткәрләре белән бергә диспансерлаштыруны оешкан төстә үттеләр. Үткәрелгән тикшерүләрдән соң барысы да мондый ярдәмгә рәхмәтле хәм кәнагать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International