26 август көнне "Яшьлек" спорткомлексында стритбол буенча ир-атлар арасында ярыш үтте. Бу урам баскетболын яратучыларга үз көчләрен башка командалар белән дустанә көрәштә сынарга, уен күнекмәләрен камилләштерергә, ә яшь буынга тәҗрибәлерәк уенчыларның дәресләрен алырга мөмкинлек бирә торган уникаль вакыйга.