Мөслим туган якны өйрәнү музеенда рухи-әхлакый үсеш елы кысаларында, Мөхәммәтдинова Зөлфия Хафиз кызының юбилей күргәзмәсе ябылу тантанасы узды. Чарада язучы, драматург, Язучылар берлеге әгъзасы, Г.Тукай премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Фоат Садриев, Мөслим районы Советы Аппараты җитәкчесе Гарипов Ринат Гыймадислам улы катнашты.Кичә җылы дустанә атмосферада үтте. Ринат Гыймадислам улы район башлыгы исеменнән Зөлфия Хафиз кызына Рәхмәт хаты тапшырды.