атарстан Республикасы территориясендә һава торышы начар метеорологик күренешләр: 23 августта урыны белән көтелә:
төнлә һәм көндез көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр (Казанда-төнлә һәм иртән);
- төнлә һәм иртән томан.
2019 елның 23 августына
2019 елның 22 августында 18 сәгатьтән 2019 елның 23 августында 18 сәгатькә кадәр
Алмашынучан болытлы һава.
Урыны белән яңгыр, яшен. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.
Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба 5-10, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр, яшен вакытында кыска вакытлы көчәюнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр.
Төнлә минималь һава температурасы +14..+19º.
Көндез һаваның максималь температурасы +22.. +27º.