"Автобус 14..30”

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

"Автобус 14..30”  эш сәфәре белән безнең Мөслим районында булды.  Очрашуга Татарстан  Республикасы яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Сөләйманов Тимур Җәүдәт улы кайткан иде.Әлеге акция “Мөслим йөрәге" скверыннан башланып китте. Сәфәр командасына керүче администраторлар ачык дискуссия һәм онлайн-сораштыру үткәрделәр, яшьләрне тыңладылар, безнең җирлектә яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыру турында кызыксындырган сорауларны һәм тәкъдимнәрне карадылар. Аннан соң акциядә катнашучылар район урамнары буйлап автобуста йөрделәр. Сәфәр ахырында автобус безнең “Мөслим” язуы белән дә тулыланды.

#автобус1430 #мизгел #бердулкында @minmol_rt 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International