2019 елның 14 октябрендә республикада телевидение программаларын аналоглы тапшыруны туктатып тору планлаштырыла

2019 елның 20 августы, сишәмбе

«2009-2018 елларга Россия Федерациясендә Телерадиотапшыруларны үстерү» федераль максатчан программасы нигезендә, «Татарстан Республикасының радиотелевизион тапшыру үзәге» РТРС филиалы республикада, шул исәптән Мөслим муниципаль районында да цифрлы эфир телетапшырулары челтәрен төзүне төгәлләде.
Бүгенге көндә эфирда халык өчен «Первый канал», «Россия-1 + ГТРК Татарстан», «Матч ТВ», «НТВ», «5 канал», «Россия - К», «Россия 24», «Карусель», «ОТР», «ТВЦ» телевизион программалары һәм «Радио России», «Маяк» һәм «Вести РМ» радиопрограммалары түләүсез трансляцияләнә. Икенче мультиплекска (РТРС-2 программалары пакеты) «РЕН ТВ», «Спас», «СТС», «Домашний», «ТВЗ», «Пятница», «Звезда», «Мир», «ТНТ», «МузТВ»керә. Барлыгы 20 канал цифрлы эфир телевидениесе (ЦЭТВ).
Ретрансляторлар һәм цифрлы эфир телевидениесен колачлау зоналары буенча мәгълүмат интернет ресурсында урнашкан http://карта.ртрс.рф.
2019 елның 14 октябрендә республикада беренче һәм икенче мультиплекслар составына кергән телевизион программаларның аналоглы тапшыруын туктатып тору планлаштырыла. Шул ук вакытта, «ТНВ» республика телевизион каналы шундый ук форматта тапшыруларын дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International